Татарстанда җиңел машинага бәрелгән пошиның аягы өзелгән
Юл һәлакәте Югары Ослан районында булган.
31 июль төнендә Татарстанның Югары Ослан районында җиңел машина пошига бәрелгән. Урман җәнлегенең аягы өзелгән. Бу турыда Татарстан 24 телеканалы хәбәр итте.
Имгәнгән поши төшерелгән фотолар социаль челтәрләрдә чыкты.
Җәнлек юлга кисәк кенә сикереп чыккан, машина йөртүче аңа бәрелмичә кала алмаган. Авариядә пошиның аягы өзелгән диелә бу хәбәрдә.
Урынга килгән полиция хезмәткәрләре сүзләренчә, имгәнгән хайванны атачаклар, чөнки ул имгәнгән килеш табигатьтә яши алмаячак, дип хәбәр итте телеканал.