Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда җиңел машина юл чистарта торган «КАМАЗ» астына барып киргән

18 декабрьдә иртәнге якта авария ясаган йөртүче исерек булган.

news_top_970_100
Татарстанда җиңел машина юл чистарта торган «КАМАЗ» астына барып киргән
Валентин Кулагин

Чаллы шәһәре янындагы трассада җиңел машина юл чистарта торган «КАМАЗ» астына барып керә. Авария 18 декабрьдә иртәнге якта була. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгының Чаллыдагы үз хәбәрчесе әйтте.

Җиңел машина белән идарә итүче 36 яшьлек ир-ат исерек була. Ул зур тизлектә килә һәм юл хезмәтенең йөк машинасына бәрелә.

Ир-атның машина йөртү стажы 6 ел. Соңгы ике елда ул бер тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Эчке эшләр министрлыгының Татарстанның Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Шамил Ганиев сөйләгән.

«Уникенче модельле „Лада“ йөртүчесе машина белән исерек килеш идарә итә, ул имин тизлек, тиешле дистанция сайламый. Шулай итеп җиңел машина алдан бара торган „КАМАЗ“ астына килеп керә. Юл һәлакәте буенча административ тикшерү бара», — дигән Ганиев.

Авария вакытында исерек йөртүче үз имгәнә. Аны Чаллы хастаханәсенә китерәләр. Бу кешенең күкрәк читлеге, иңбаш сөяге һәм умрау сөяге сынган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100