news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда җиңел машина җәяүлене бәрдергән мизгел видеога эләккән

Зур тизлектә бара торган машина зебрадагы хатынны таптый.

news_top
Татарстанда җиңел машина җәяүлене бәрдергән мизгел видеога эләккән

Бүген Әлмәттә җәяүлеләр кичүе аша чыгып баручы хатын-кызны машина таптый. Бу вакыйга видеога эләгә.

Хатын-кыз җәяүлеләр өчен ясалган урыннан юл аша чыга, аңа бер машина юл бирә. Хатын-кыз юл уртасына җиткәч, аны башка машина бәрдерә. Бу машина зур тизлектә килә. Бәрелгәч, хатын-кыз очып диярлек китә. Машина туктый. Йөртүченең машинадан йөгереп чыгып, җирдә ятучы хатын янына баруы күренә.

«Татар-информ» агентлыгы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, 34 яшьлек җәяүле хатынның бот сөяге имгәнә. Аны хастаханәгә илтәләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар