Татарстанда хатынының чәчен кыркыган һәм кыйнап ташлаган көнче ирне үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар

20 апрельдә Лениногорск шәһәрендәге Җиңүнең 50 еллыгы урамындагы бер фатирда 36 яшьлек хатын мәете табыла. Аның гәүдәсендә сынган һәм имгәнгән урыннар күп була. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе "үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ача. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге җинаятьтә шикләнеп мәрхүмәнең 37 яшьлек ирен кулга алалар. Ул җинаятьтә катнашы булуын өлешчә генә таный.
Тикшерү версиясе буенча, ир командировкадан кайта һәм хатыны хыянәт иткән дип шикләнә. Шуннан соң ул хатынның чәчен кыркып ташлый, кыйный. Хатында яшәү билгеләре тоелмый башлагач, ир әлеге вакыйга турында хокук саклау органнарына үзе хәбәр итә.
Суд бу ир-атны сак астына алу турында карар чыгарган. Хәзер тикшерү эшләре бара, диелгән әлеге хәбәрдә.