Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда хатыны белән талашкан ир балконнан егылып төшкән

Кич белән гаиләдә талаш булганнан соң, хатын күршеләренә кереп киткән.

news_top_970_100
Татарстанда хатыны белән талашкан ир балконнан егылып төшкән
Түбән Каманың Тукай урамындагы 9 нчы йортта бер ир-ат бишенче этаждагы балконнан егылып төшеп үлгән. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Гаиләдә ир белән хатын талашкан. Шуннан соң, хатын күршеләренә кереп киткән. Ир исә бишенче кат балконыннан егылып төшкән. Аны хастаханәгә китергәннәр. Тик бу кеше җитди имгәнгән булган. Ул хастаханәдә җан биргән.

69 яшьлек ир-ат үзенә-үзе кул салырга җыенмаган. Фаҗига очраклы килеп чыккан. Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты хезмәткәрләре аның ни рәвешле һәлак булуын ачыклый.

«Кич белән ул исерек булган. Хатыны белән талашкан. Хатыны күршеләргә кереп киткән, ир үзе генә өйдә калган. Балкон аша аска төшә башлаган — биредә бау табылган. Аның бу юлны ни сәбәпле сайлаганы әлегә аңлашылмый. Бәлки исерек булганга балконнан төшә башлагандыр. Психик тайпылышлар булуы да ихтимал», — дип сөйләгән Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсенең криминалистика бүлегенең өлкән тикшерүчесе Александр Мещанов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100