Татарстанда хатыннын суйган ирне хөкем итәләр
Татарстанда Түбән Кама шәһәрендә былтыр 60 яшьлек хатынны муены киселгән килеш тапканнар иде.
Хатынны үтерүдә бергә яшәүче ирен гаеплиләр. Тикшерүчеләр фикере буенча, нәкъ менә ул хатынның муенына үтерерлек яралар ясаган. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.
Гаебе исбатланса, аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итәчәкләр.
Тик бу ир гаебен танымады. Хәзер суд тикшерү эксперименты ясарга әзерләнә.