Татарстанда хатын ирен чабып үтергән, кисәкләргә бүлгән һәм ишегалдында күмгән
Хатын мәетне идән астына төшереп, болгарка һәм балта ярдәмендә кисәкләргә бүлгән.
Татарстанда 6 июньнән 7 июньгә каршы төндә Әгерҗе районында хатын элеккеге ирен чабып үтергән, кисәкләргә бүлгән һәм ишегалдында күмгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, 32 яшьлек хатын йоклап яткан элеккеге ирен балта белән чабып үтергән. Ул ирнең муенына ике тапкыр суккан.
Шуннан хатын мәетне идән астына ыргыткан. Аста аны болгарка һәм балта ярдәмендә кисәкләргә бүлгән.
Берничә көннән 32 яшьлек ир-атның әти-әнисе борчылып, эзли башлаган. Алар полициягә гариза язганнар. Элеккеге хатынын да полициягә килергә чакырганнар.
Хатын бу вакытта баласы белән Чаллыда дәвалана торган булган. Ул качып кына өенә кайткан һәм иренең калдыкларын ишегалдында күмеп куйган. Полиция мәетне шунда тапкан.
Үтерүче хатын гаебен танып гариза язган. Аны "Үтерү" маддәсе буенча гаеплиләр.