Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда һәм Башкортстанда Сабан туйлары ничәсе була?

news_top_970_100
Татарстанда һәм Башкортстанда Сабан туйлары ничәсе була?
"Татар-информ" архивы

Апрель азагында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада Сабан туе көннәре турында карарны имзалады. Бу турыда «Татар-информ» язды.

«Җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, «Сабантуй» татар милли бәйрәмен түбәндәге көннәрдә уздырырга» диелә документта.

Шулай итеп Сабан туе көннәре түбәндәгечә була:

  • Татарстан авылларында, район үзәкләрендә 10-11 июньдә;
  • Чаллыда 17 июньдә;
  • Казанда 24 июньдә.

Әлмәттә Сабантуй 11 июньдә уза. Бу хакта иртәнге планерка вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте, дип яза «Әлмәт таңнары».

24 майда билгеле булганча, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 2023 елда республикада Сабантуй бәйрәмен уздыру турында карарны имзалады. Әлеге документ төбәкнең хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты, дип хәбәр итә «Башинформ».

Документта әйтелгәнчә, кыр бәйрәмен беренчеләрдән булып Әбҗәлил, Әлшәй һәм Калтасы районнарында 27 майда ук уздырачаклар.

3 июньдә Сабантуй Архангел, Аскын, Бакалы, Бөре, Бөрҗән, Ярмәкәй, Гафури, Зилаер, Кырмыскалы, Кушнаренко, Күгәрчен, Миякә, Нуриман һәм Чакмагыш районнарында була.

10 июньдә Сабантуй Авыргазы, Баймак, Балакатай, Белорет, Бишбүләк, Благовар, Благовещенский, Борай, Дәүләкән, Дуван, Дүртөйле, Зиянчура, Илеш, Караидел, Кызыл Кама, Куергазы, Мәләвез, Мәчетле, Мишкә, Салават, Стәрлетамак, Тәтешле, Туймазы, Уфа, Учалы, Федоровка, Хәйбулла һәм Чишмә районнарында уза.

11 июньдә кыр бәйрәмен Шаран һәм Яңавыл районнарында уздырачаклар.

17 июньдә Сабантуйны Бәләбәй, Бүздәк, Ишембай, Кыйгы, Стәрлебаш районнарында бәйрәм итәләр.

24 июньдә Сабантуй Межгорьеда була.

Сабантуйны, иң соңгы булып, 1 июльдә Иглин һәм Балтач районнары уздыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100