Татарстанда гыйнвар урталарында өйдән чыгып киткән ир-атны эзлиләр
64 яшьлек Рәфкать Шәймәрданов шуннан бирле әйләнеп кайтмаган.
64 яшьлек Рәфкать Шәймәрданов Зәйдә 18 гыйнварда чыгып киткән һәм шуннан бирле әйләнеп кайтмаган. Бу турыда «Лиза Алерт» волонтерларына сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Рәфкать Шәймәрдановның буе 176 см чамасы, гадәти гәүдәле, кара чәчләренә чал керә башлаган. Мутон якалы кара куртка, караңгы-кызыл водолазка, соры футболка, кара чалбар, кара ботинка йонлы кара кепка кигән.
Бу кеше турында белешмә булучыларга шалтырату өчен номер: 8 (800) 700-54-52.