Татарстанда һәр елдагыча гошер сәдакасын җыю һәм аны мохтаҗларга тарату буенча киң колачлы хәйрия кампаниясе башланды. 19 сентябрьне Татарстанда Гошер көне дип игълан иттеләр. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Шул рәвешчә, гошер җыю кампаниясе барышында теләгән һәр кеше үз хуҗалыгында җыеп алынган уңыштан өлеш чыгара ала.
Мәчетләрдә бәрәңге, кәбестә, кабак, ташкабак, аш чөгендере, кишер, суган, алма, слива кебек яшелчә һәм җиләк-җимешләр, шулай ук бал кабул ителә. Җыелган азык-төлек бердәм рәвештә мохтаҗларга һәм аз керемле гаиләләргә таратылачак.
- Гошер ул – сәдаканың махсус төре. Уңыш җыеп алынганнан соң, аның уннан бер өлешен мохтаҗларга тапшыру дигән сүз.
Искәртеп үтик, инкыйлабка кадәр ислам динен тотучы татарларда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган. Ә совет чорында аны уңыш бәйрәмнәре алыштырган. Хәзер әлеге хәйрия башлангычы Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның тәкъдиме белән яңадан республика мөселманнарының рухи тормышына кайта башлады, диелә хәбәрдә.
- 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 1201 тоннадан артык гошер сәдакасы җыелды һәм мохтаҗларга таратылган.