news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда гөмбәгә киткән ир-атның мәетен башсыз килеш тапканнар

news_top

10 майда Татарстанның Төрнәс авылы янындагы урманда башсыз ир-ат мәет табылган. РЕН ТВ белешмәсе буенча, аны урманга килгән гөмбәчеләр күреп алган. 

Урынга полиция хезмәткәрләре килгән. Соңрак бу мәетнең былтыр көзен югалган 46 яшьлек Вячеслав булуын ачыклаганнар. Аны атасы һәм абыйсы таныган.

Туганнары сүзләренчә, Вячеслав 31 октябрьдә исерек килеш гөмбәгә дип чыгып китә. Ул эпилепсия белән авырый, салгалап та йөри. Шуңа күрә еш кына егыла.

Мәетне киемнәренә һәм әйберләренә карап таныйлар. Аның башы булмый. Муенында теш эзләре күренеп тора. Вячеславның мәетен кыргый хайваннар кимергән дип фаразлыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар