Татарстанда «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызларга дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен бушлай бирү тәкъдим ителә. Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан тиешле закон проектын Татарстан Хөкүмәте Дәүләт Советына керткән. Хәзер документ беренчел карау стадиясендә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Аңлатма язуында әйтелгәнчә, «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызларны җир кишәрлеген бушлай милеккә алу өчен исәпкә куюны алар даими яшәгән муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы башкара.
Документ нигезендә, җир кишәрлеге бирү турында гариза теркәлгәннән соң, җирле хакимият 20 көн эчендә гариза бирүчене исәпкә кую яки баш тарту турында карар кабул итә. Исәпкә куйганнан соң 30 көн эчендә «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызга җир кишәрлеге тәкъдим ителә.
Җир кишәрлеген сайлау махсус акт белән рәсмиләштерелә. Аңа җир алучы һәм җирле үзидарә органы вәкиле имза куя. Әлеге документ имзаланганнан яки җир кишәрлеге дәүләт кадастр исәбенә куелганнан соң 14 көннән дә соңга калмыйча, җирне милеккә бирү турында карар кабул ителә.
Ун һәм аннан күбрәк бала табып үстергән һәм «Герой-ана» исеменә лаек булган Россия гражданнарына социаль ярдәм чаралары федераль законнар белән билгеләнгән. Алар арасында җир кишәрлеген бушлай милеккә бирү дә каралган, диелә хәбәрдә.