Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда гаилә ипотекасы: ставка, алу шартлары, нинди торак сатып алып була?

news_top_970_100
Татарстанда гаилә ипотекасы: ставка, алу шартлары, нинди торак сатып алып була?
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Гаилә ипотекасы – балалы яшь гаиләләргә ярдәм итү өчен торак кредитлау программасы. Ул ташламалы шартларда торак сатып алырга һәм дәүләт ярдәмен файдаланырга мөмкинлек бирә. Татарстанда ипотеканың бу төренә кемнәр дәгъва итә ала?

Ипотека кредитының чик күләме

Татарстанда гаилә ипотекасын 6 процентка кадәрге ставка һәм 6 млн сумга кадәр суммага рәсмиләштерергә мөмкин. Әгәр бу лимит җитәрлек булмаса, акчаның бер өлешен төбәк программалары аша җәлеп итәргә яки коммерция шартларында займ рәсмиләштерергә мөмкин. Ул вакытта ипотеканың максималь күләме 15 миллион сумга җитә ала.

Мондый сумма беренчел торак сатып алуга бирелә, ә билгеле бер шартларда – икенчел, шәхси йорт төзүгә яки төзелеш өчен җир сатып алуга да. Ипотека алучының РФ гражданины булуы шарт, шул ук вакытта гаиләдәге балалар да шулай ук Россия гражданлыгына ия булырга тиеш.

Нәрсәләргә тотарга мөмкин

Гаилә ипотекасы дәүләт программасы түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала:

- төзүчедән – әзер торактан да, төзелә торганнан да – өлешләп катнашу яисә сату-алу килешүе белән торак сатып алу;

- төзүчедән төзелеп килүче яисә файдалануга тапшырылган аз катлы торак комплекста шәхси йорт сатып алу;

- ябык инвестиция фондларыннан торак сатып алу;

- подряд оешмасы белән торак йорт төзү. Түләү эскроу-счет аша башкарыла. Кирәк булганда ипотека суммасына җир кишәрлеге сатып алырга мөмкин;

- икенчел базарда фатир яисә йорт сатып алу. 2025 елның 1 апреленнән Татарстанда мондый торакны 18 торак пунктта сатып алырга мөмкин, шул исәптән Әгерҗе, Бөгелмә, Иннополис, Буа, Чистай һәм башка шәһәрләрдә.

Шуны да истә тотарга кирәк: бу программа буенча сатып алынган күчемсез милек бурычны тулысынча каплаганчы заемщик милкендә калырга тиеш – кредит ябылганчы аны сатарга яки өченче затларга тапшырырга ярамый.

Гаилә ипотекасын хуплау шартлары

Гаилә ипотекасы программасында катнашуга дәгъва кылу хокукына ия гаиләләр:

- 6 яшькә кадәрге бала;

- 7 яшьтән өлкәнрәк, балигъ булмаган 2 яисә аннан күбрәк бала;

- инвалид бала.

«Татар-информ»нан тәрҗемә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100