news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда «гаилә атналыгы» старт ала: концертлар, гендер-пати, шәҗәрә бәйрәме һ.б.

Татарстанда 1-8 июль көннәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган 600дән артык чара узачак. Бу – концертлар һәм мастер-класслар, юбиляр гаиләләрне хөрмәтләү, «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшыру, кыйммәтле бүләкләр уйнату.

news_top
Татарстанда «гаилә атналыгы» старт ала: концертлар, гендер-пати, шәҗәрә бәйрәме һ.б.
Фото: «Татар-информ»

Россиядә ел саен 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Быел Татарстанда зур бәйрәм программасы планлаштырыла.

«Республика җитәкчелеге гаилә темасына, аналарга, аталарга, балаларга, күп балалы гаиләләргә, һөнәри династияләргә, традицион гаилә кыйммәтләренә һәм аларның буыннан-буынга күчүенә зур игътибар бирә», – диде ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Нык гаилә» федераль проектының төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова.

Бәйрәм уңаеннан 1 июльдән 8 июльгә кадәр республикада «гаилә атналыгы» узачак.

Эльвира Әхмәтова

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Республикада 1 атнада барлыгы 600 чара үткәреләчәк. Бу – паркларда һәм скверларда район гаиләләре катнашында урам концертлары, төрле викториналар, турнирлар, мастер-класслар, фотокүргәзмәләр, конкурслар, интерактив мәйданчыклар», – диде Әхмәтова.

ЗАГСларда гаиләләргә туу турында таныклыклар, медальләр тапшырылачак, юбиляр гаиләләрне котлаулар, язылышу тантаналары һәм гаилә дәресләре узачак.

«Гаилә атналыгы «Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе» шигаре астында уза. Гаиләле булу – бәхет, ә бәхетле гаилә – иң нык гаилә», – диде Эльвира Әхмәтова.

Чаралар парклар һәм скверлар, мәдәният йортлары, яшьләр үзәкләре, мәктәп яны лагерьлары, китапханәләр, газета редакцияләре, туган якны өйрәнү музейлары һәм авыл клубларында уза.

«Без махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен, ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, мактаулы гражданнарны, медиа затларын җәлеп итәбез», – дип өстәде Әхмәтова.

«КамАЗ» хезмәт династияләрен хөрмәтләү, булачак әниләр дефилесы һәм гендер-пати

Урамдагы бәйрәм концертлары ачык мәйданчыкларда – паркларда һәм скверларда оештырыла. Гаилә утырышлары, «Безнең урам гаиләләре» белән танышу, ял кичәләре узачак. Паркларда балалы гаиләләр өчен иҗади остаханәләр ачыла, аларда үз кулларың белән сувенирлар ясап булачак.

8 июльдә Түбән Камада «Гаилә» паркында тантаналы чара узачак. ЗАГС хезмәткәрләре күп балалы 5 гаиләгә таныклык тапшырачак. Шулай ук хезмәт династияләрен хөрмәтләячәкләр, булачак әниләр дефилесы һәм гендер-пати планлаштырылган. Шул ук көнне махсус хәрби операциядә катнашучының язылышу тантанасы була.

8 июль көнне Чаллыда 800 кешегә исәпләнгән зур орган залында 10 «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырыла. Монда ук «КамАЗ» хезмәтчәннәренең хезмәт династияләре хөрмәтләнәчәк, ә чакырылган артистлар үз гаиләләре белән чыгыш ясар, дип көтелә. Барлык кунакларга да ромашкалар – бәйрәмнең төп символы таратыла.

Республика шәһәрләрендә һәм районнарында ачык локацияләрдә төрле мастер-класслар, күргәзмәләр, викториналар, турнирлар, балалар рәсемнәре конкурслары, гаилә темасына тематик лекцияләр циклы, әдәби кичәләр, иҗат остаханәләре планлаштырылган. Әйтик, китапханәләрдә узачак «тематик сәгать» кунакларына традицион гаилә кыйммәтләре турында лекцияләр була..

ЗАГСлар гаилә тормышы юбилярларын котлаячак

Татарстанда лаеклы балалар тәрбияләгән 70 парга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру тантанасы көтелә..

«Республиканың иң яхшы гаиләләренә – династияләргә – бүләкләрне район башлыклары тапшырачак. Бу – 25 елдан артык бергә тату яшәгән һәм балалар тәрбияләгән гаиләләр», – дип аңлатты Эльвира Әхмәтова.

50, 60 һәм 70 ел бергә яшәгән юбилярларның гаиләләрен хөрмәтләү тантаналары Татарстанның барлык 47 ЗАГСында да уза.

«Республикада туу турында таныклыклар тапшыру, июль аенда туган балаларга исем кушу тантанасы булачак. Котлаулар олылар, балалар һәм оныклар катнашында тантаналы шартларда уза», – диде Әхмәтова.

Казан ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина мәгълүматларына караганда, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Казанда 64 пар языла.

«Шәҗәрә бәйрәме» кунаклары арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатыла

5 июльдә Казанның Кремль яр буенда урнашкан «Елмай» паркында «Шәҗәрә бәйрәме» зур гаилә фестивале көтелә.

«Бу вакыйгага шәһәр халкы һәм кунаклар күпләп килер дип көтелә. Бәйрәмне оештыручылар – Ш.Мәрҗани исемендәге татар мәдәни мирасын саклау һәм үстерү ассоциациясе, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Халыклар дуслыгы йорты», – диде Эльвира Әхмәтова.

Бәйрәмдә Татарстаннан 12 гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре белән бүләкләнәчәк, күп балалы 3 гаилә һәм озак вакыт бергә яшәүче 3 гаилә хөрмәтләнәчәк.

Моннан тыш, шәҗәрә күргәзмәсе, хәләл-маркет, уен зоналары һәм лекторийлар оештырыла. «Әби янында кунакта» локациясендә үз гаиләсенең рәсемен алып килгән һәр бала истәлекле бүләк алачак. Мәйданчыкларның берсендә «татар кәләше» кыска курсын узарга мөмкин.

«Безнең бурыч – гаилә традицияләрен саклап калу. Без яшь буынның гаилә традицияләренең кыйммәтен аңлавын, ата-бабалары белән бәйләнешен тоюын һәм үз мирасы белән горурлануын телибез», – диде «Шәҗәрә бәйрәме» гаилә фестивале режиссеры Лилия Гәрәева.

Лилия Гәрәева

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Кунакларны хор һәм театр ансамбльләре, халыкара конкурслар лауреатлары һәм призерлары катнашында зур концерт көтә. Алар арасында ТР атказанган артисты Анастасия Макарова, халыкара конкурслар лауреаты Алмас Хөсәенов, ТР атказанган артисты Тәслимә Низами, артистлар Алинә Давыдова, Рөстәм Хөсәенов, Базарбай Бикчәнтәев бар. Бәйрәмнең хедлайнеры - ТР халык артисты Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры.

«Ел саен без партнерлардан бүләкләр уйнатабыз. Быел 3 бүләк булачак – республика кунакханәләрендә ял итү», – дип өстәде Гәрәева.

Моннан тыш, республика ЗАГСларында «Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы» уза. 8 июльдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Гаилә альбомын карап чыгабыз» республика конкурсын башлап җибәрә.

8 июльдән 13 июльгә кадәр Мәскәүдә бөтенроссия туй фестивале үткәрелә. Анда Татарстанны яшь пар – Тукай районыннан Алмаз Ситдыйков һәм Алия Гафиятуллина тәкъдим итә. Яшьләр язылышачак, тантанага алар татар милли киемнәреннән бара.

Шулай ук Мәскәүдә «Россия» милли үзәгендә тагын бер зур вакыйга – «Күп балалы Россия» күп балалы гаиләләр форумы була. Татарстаннан анда Яшел Үзән районыннан 5 бала тәрбияләгән Нуруллиннар гаиләсе катнаша.

Чыганак: «Татар-информ», Наталья Рыбакова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар