Татарстанда гаиләдә тәрбиягә алган 9 яшьлек кызны үтергәннән соң, анасын тоткарладылар
Май аенда әни кеше мәрхүмә кызның апасына - 10 яшьлек баланың муенына пычак терәгән һәм анда берничә киселгән эз калдырган булган.
Алексеевск районындагы гаиләдә тәрбиягә алынган 9 яшьлек кыз үлгәннән соң, аның әнисен хокук саклау органнары тоткарлаган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерүчеләр фикеренчә, 37 яшьлек Элла Григорьева тәрбиягә алынган мәрхүмә 9 яшьлек кызның 10 яшьлек апасын да якын итмичә, даими рәвештә кыйнап торган. Май аенда әни кеше баланың муенына пычак терәгән һәм анда берничә киселгән эз калган. Әлеге факт буенча “Балигъ булман баланы җәзалау” һәм “Балигъ булман баланы тәрбияләү буенча вазифаларны башкармау” маддәләре нигезендә җинаять эшләре кузгатылган.
Хәзер шикләнелүче хатынны тоткарлаганнар. Якын арада аны кулга алу буенча тикшерүчеләр судка мөрәҗәгать итәчәк.

- 4 августта Алексеевск районында бер авылда кыз бала мәете табылу турында хәбәр иткән идек. Тикшерүчеләр 39 яшьлек ата тәрбиягә алынган кызны аяклары белән тибеп кыйнаган һәм берничә көннән соң, бала башы җәрәхәтләнүдән үлгән, дип исәпли. Баланың опекунына “”Кече яшьтәге баланы үтерү” маддәсе буенча гаеп белдерелгән һәм сак астына алынган.