Татарстанда гөмбә җыючы ир-атны үгез чөеп ыргыткан һәм җирдән сөйрәп йөрткән
Ир-атның кабыргалары, иңбаш сөяге сынган, үпкәсе ертылган.

Август азагында Кукмара районында 62 яшьлек ир-атны үгез сөзгән. Өлкән яшьтәге ир белән хатын урман полосасына гөмбә җыярга бара. Йөри торгач алар көтүлеккә килеп чыга. Шул чакта аларга үгез һөҗүм итә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.
Хатын имгәнмәгән, ә менә аның ирен үгез чөеп ыргыткан. Аннары җирдән берничә метр сөйрәп барган. Ир-атның кабыргалары, иңбаш сөяге сынган.
Башта бу ир-атка Кукмара хастаханәсендә ярдәм күрсәткәннәр. Ләкин аның кабыргалары сынып, үпкәсенә зыян килгән булганга, хәле начарлана башлаган. Шуннан соң бу кешене вертолет белән Республика клиник хастаханәсенә илткәннәр.
«Без, травматологлар белән бергәләп, сынган кабыргаларга һәм иңбаш сөягенә титан пластиналар куйдык, үпкәсенең ертылган урынын тектек. Хәзер пациентның хәле канәгатьләнерлек, ул өйгә китәргә җыена», — дип сөйли РКХнең торакаль бүлеге җитәкчесе Валерий Матвеев.