Татарстанда фура «Лада»ны изеп, дүрт кеше үлгән авариядә гаепләнүче билгеле
Бу авариядә чиркәү башлыгы иерей Сергий (Колпаков), аның хатыны һәм гаилә дуслары һәлак булуы билгеле.
28 августта Татарстанга Барнаулдан йөк машинасында килгән йөртүче ир-ат М7 трассасында юл һәлакәтенә очраган. Ул Яшел Үзән районындагы юлда «Лада» машинасын изгән. Фаҗигадә дүрт кеше һәлак булган. Гаепле ир-ат суд каршына басачак. Бу турыда
М7 трассасында Исаково авылы янында коточкыч авариядә дүрт кеше — ике
Башлангыч мәгълүматлар буенча, Чувашия номерлары куелган «Лада Ларгус» йөк машинасы артыннан бара. Алдагы йөк машинасы тизлеген киметә, ә җиңел машина артыннан килгән автовоз исә тизлеген киметеп өлгерми. Арттан килгән фура уртада калган «Лада Ларгус»ны изә.
Соңрак «
Бу кешеләр үлемендә фура йөртүчене гаеплиләр. Ул үзе дә гаебен тулысынча таный. Хәзер аны СИЗОга озатканнар. Якын көннәрдә әлеге җинаять эшен Яшел Үзән суды тикшерәчәк.