news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучыларына яңа ярдәм системасы кертелде

news_top

Татарстанда укучыларга белем бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән физика, математика һәм информатика укытучыларын бүләкләячәкләр. Республика Министрлар кабинетының карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте яза.

Премияләр белем бирү эшчәнлегендәге уңышлар һәм физика-математика профиле буенча укучыларны әзерләүнең югары сыйфаты өчен бер тапкыр түләнәчәк.

Укытучылар өчен өч номинация каралган.

«Физика-математика профиле укытучысы» категориясендә ел саен һәркайсы 344 828 сумлык 130 премия бирү планлаштырыла.

«Физика-математика профилендәге яшь укытучы» номинациясендә 275 862 сумлык 100 түләү каралган.

Физика-математика түгәрәкләренә җитәкчелек итүче укытучылар 103 448 сумлык тагын 200 премия ала алачак.

Җиңүчеләр җыелган балл саны буенча билгеләнә. Конкурс нәтиҗәләре буенча катнашучыларның рейтингы төзеләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар