Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда «Финико» пирамидасында «янган» ир белән хатын наркотиклар сатып тотылган

news_top_970_100
Татарстанда «Финико» пирамидасында «янган» ир белән хатын наркотиклар сатып тотылган
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Татарстанда яшәүе гаилә парын Әлмәттә наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән өчен хөкем иткәннәр. Ир белән хатын, «Финико» финанс пирамидасына акча салып төп башына утырганнан соң, җинаять юлына баса. Финанс пирамидасына алар 700 мең сум акча салган һәм янган. Бу хакта KazanFirst сайты яза.

Шулай да, ир белән хатынның җиңел генә акча эшләү нияте барып чыкмый – пирамидага нигез салучыны хөкем итәләр. Йөзәр меңлек кредитны түләү өчен, ир белән хатын наркотиклар тарату белән шөгыльләнә башлый.

Әлмәт районының бер авылында гаилә башлыгы зур күләмдә наркотик ала. Декреттагы хатыны белән бергәләп, 250 грамм наркотикны әз-әзләп бүлеп чыга.

Аларны тоталар. Хокук сакчылары аларның фатирында клиентларга таратылырга тиешле әзерләп куйган 29 пакет наркотик таба.

Ир белән хатын сүзләренчә, нигездә, алар Беренче бистәдә һәм Иске Әлмәттә эшләгән.

Яшь парны 24 эпизодта гаепләгәннәр. Гаилә башлыгын 12 елга кырыс режимдагы колониягә, ә хатынын 7,5 елга гомуми режимдагы колониягә хөкем иткәннәр, дип хәбәр итә Әлмәт шәһәре суды матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100