news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда фермерны ат таптаган

Нечкә эчәклеге ярылган ир-ат хәзер реанимациядә ята.

news_top
Татарстанда фермерны ат таптаган
Салават Камалетдинов

Татарстанның Лаеш районында 46 яшьлек фермерны ат таптаган. Ат хуҗасыннан куркып калган һәм тыңламый башлаган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Өркегән хайван өстендәге җайдакны егып төшергән, аннары үзе дә ир-ат өстенә егылган.

Авыр хайван өстенә төшкәч, фермерның нечкә эчәклеге ярылган. Аны шунда ук Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Табиблар аңа операция ясаган.

Хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фермер хәзер реанимациядә ята. Аның хәле катлаулы, табиблар аны берөзлексез күзәтеп тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар