Казан дәүләт аграр университеты (КДАУ) базасында Авыл хуҗалыгы министрлыгының һәм Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» бушлай белем бирү проектының яңа агымын җыю дәвам итә. Һәр катнашучы үз агропроекты өчен бизнес-план эшли. Гаризалар 2026 елның 31 августына кадәр кабул ителә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
Яңа төркемгә 30 кеше керәчәк. Курс «Кооперация», «Терлекчелек», «Үсемлекчелек» юнәлешләре буенча 2,5 ай дәвам итә.
Катнашучылар теорияне Казан дәүләт аграр университетында һәм «Своё Фермерство» («Үз Фермерлыгым») цифрлы платформасында өйрәнәчәк, ә практиканы төбәкнең алодынгы фермер хуҗалыкларында узачак. Программада - бизнесның финанс модельләре, хокукый нигезләр, маркетинг, кооперация, агросәнәгать комплексы өчен заманча агротехнологияләр һәм цифрлы сервислар. Тыңлаучылар үз проектларын эшләтә башларга һәм дәүләт ярдәме алу өчен бизнес-планнар төзергә өйрәнәчәк. Укуны тәмамлаучылар, проектларын яклаганнан соң, яңа һөнәр үзләштерү турында диплом алачак.
Укырга керү өчен гаризаны югары яки урта һөнәри белеме булган йә әле укый торган кешеләр бирә ала. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре конкурстан тыш кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Фермер мәктәбе»нең 6 агымы узды инде, аны 214 кеше укып чыкты, шул исәптән 7 махсус хәрби операция ветераны. Узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар төбәктә уңышлы эшлиләр һәм авыл хуҗалыгын үстерәләр: төсле керкә балыгы (форель) үрчетәләр, сыр җитештерәләр, җиләк-җимеш һәм бәрәңге үстерәләр, органик җитештерүне үзләштерәләр.
Укулар 5 октябрьдә башлана һәм 2026 елның декабрендә тәмамлана. Гаризаны сайтта бирергә һәм катнашу шартларын да шунда белергә мөмкин: http://svoefermerstvo.ru.