3 декабрьдә 14:30 сәгать тирәсендә Татарстанның Балтач районында «Якты юл» сөт-товар фермасы бинасында түбә төзәткәндә 64 яшьлек эшче ир-ат егылып төшкән һәм урында ук һәлак булган. Бу хакта «Татарстан 24» сайты яза.
Фаҗига урынына Балтач районы прокуроры Илдар Гайнуллин килгән. Эш бирүченең хезмәтне саклау турында законнарны үтәвен тикшерү оештырылган. Процессуаль тикшерүне район прокуратурасы контрольгә алган.
