news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда фатирда яшәүче йорт хайваннары санын чикләргә тәкъдим иттеләр

news_top
Татарстанда фатирда яшәүче йорт хайваннары санын чикләргә тәкъдим иттеләр
Фото: © "Татар-информ"

Татарстанда күпфатирлы йортлардагы фатирларда йорт хайваннарын тоту нормаларын кертү мөмкинлеген карыйлар. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документта бер хайванга туры килгән мәйдан нормасын билгеләү карала.

«Күпфатирлы йорттагы торак биналарда һәр 18 квадрат метр гомуми мәйданга бер эттән яки бер мәчедән артык тотмаска», — диелә документта.

Моннан тыш, кайбер торак төрләре өчен чикләүләр кертү дә тәкъдим ителә. Аерым алганда, коммуналь фатирларда һәм берничә гаилә яшәгән урыннарда потенциаль куркыныч токымлы этләр тотуны тыярга ниятлиләр, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар