Татарстанда фатир бәясен киметергә мөмкин булган яңа салым турында закон кабул ителде
Татарстанда оешмалар милкенә салым турындагы законга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Документ төзүчеләр һәм башка оешмалар милкендә булган, сатылмаган фатирларга салым кертүне күздә тота. Тиешле карар ТР Дәүләт Советының XXVI утырышында кабул ителде.
«Бүгенге көндә Татарстан Республикасында кадастр бәясе буенча салым салу гомуми мәйданы 1000 квадрат метрдан артык булган административ-эшлекле үзәкләргә, сәүдә үзәкләренә һәм алардагы биналарга карата кулланыла. Шул ук вакытта Россия Федерациясенең күпчелек субъектларында, шул исәптән Идел буе федераль округында, Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү өлкәсендә һәм Санкт-Петербургта торак урыннарга да кадастр бәясе буенча салым салына инде», – дип аңлатты ТР финанс министры Айрат Фәйзрахманов.
Закон нигезендә, 2027 елда девелоперларга һәм башка коммерция оешмаларына караган торак урыннар өчен салым исәпләнгән сумманың яртысын тәшкил итәчәк, ягъни гадәти 2% урынына 1% булачак.
Шул ук вакытта оешмалар милкенә салым ставкасы «милек хокукы нигезендә төзүчеләргә караган һәм салым базасы кадастр бәясе буенча билгеләнә торган торак урыннарга карата» 0,3% күләмендә билгеләнәчәк. Бәясе 300 миллион сумнан артык булган торак урыннар бу кагыйдәдән чыгарылып кала.
Социаль дәүләт программалары кысаларында төзелгән торак урыннар салымнан тулысынча азат ителәчәк. Сүз социаль ипотека турында гына түгел, ә ятим балаларны торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге йортлардан күчерү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү һәм башка программалар турында да бара. дип яза «Татар-информ».
«Бу салым кертелгәннән соң, төзүчеләр фатирларны арзанрак бәядән тәкъдим итәр дип көтәбез», – дип өстәде Фәйзрахманов.