Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда фатир арендалаучыларга киңәшләр

Торакны арендага алганда үзеңә туры килә торган фатир табу гына түгел, киләчәктә проблемалар булмасын өчен, барлык документларны да дөрес рәсмиләштерергә кирәк. Торакны арендага алганда нәрсәгә игътибар итәргә, килешүне ничек дөрес төзергә һәм милекче арендатор хокукын бозса нишләргә?

news_top_970_100
Татарстанда фатир арендалаучыларга киңәшләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Аренда килешүе ни өчен кирәк?

Аренда килешүе фатир хуҗасының да, арендаторның да мәнфәгатьләрен яклый. Аны нотариуста раслау мәҗбүри түгел, ләкин аның дөрес төзелүе мөһим, дип яза «Татар-информ».

Килешүдә түбәндәгеләр язылырга тиеш:

  • аренда срогы – кагыйдә буларак, 1 елга рәсмиләштерелә, шуннан соң арендага бирүче бәясен үзгәртергә мөмкин;
  • яшәү кагыйдәләре – кем яшәячәк, хайваннарны асрап буламы, техника ватылса, кем җаваплы һ.б.;
  • якларның хокуклары һәм бурычлары – мәсәлән, хуҗа алдан килештермичә килергә хокуклы түгел;
  • түләү бәясе һәм тәртибе – аерым алганда, торак өчен түләү ничек һәм нинди срокларда кертелә;
  • килешүне өзү шартлары – мәсәлән, хәбәр итү сроклары.

Килешү төзү бик мөһим, ул булмаган очракта милекче теләсә кайсы вакытта яшәүчене чыгарырга яки берьяклы тәртиптә түләүне арттырырга мөмкин. Килешү булганда бу мөмкин түгел.

Урнашу алдыннан нинди документларны тикшерергә?

Килешүдә һичшиксез күрсәтелә:

  • ФИО һәм ике якның да паспорт мәгълүматлары;
  • фатирның адресы һәм тасвирламасы;
  • аренда суммасы һәм срок;
  • якларның бурычлары һәм хокуклары;
  • яшәү кагыйдәләре;
  • залог һәм штрафлар турында мәгълүмат;
  • бәхәсләрне хәл итү тәртибе;
  • имзалар һәм дата.

Шулай ук, килешү төзү алдыннан, фатир милекчесе паспортының дөреслеген тикшерергә тәкъдим ителә, моны Дәүләт хезмәтләре порталында эшләргә була. Шулай ук хуҗадан ЕГРНнан аның чыннан да әлеге фатирга ия булуын раслаучы выписканы күрсәтүен сорагыз.

Фатирны бәяләү

Кереп урнашыр алдыннан тикшерергә кирәк:

  • фатирдагы техника эшлиме;
  • тәрәзәләр һәм сантехника төзекме;
  • идәндә, стеналарда, мебельдә зыян юкмы;
  • күршеләр белән проблемалар бармы.

Мөлкәт исемлеген төзергә һәм фатирның фотосын ясарга тәкъдим ителә.

Яшәү урыны буенча теркәлү

Фатирда 90 көннән артык яшәү өчен вакытлыча теркәлү кирәк. Аны милекче рәсмиләштерергә тиеш, ләкин арендатор ризалыгы белән.

Теркәлмәгән өчен, милекчегә 2 меңнән 5 мең сумга кадәр, арендаторга 2 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

Балалар белән яшәү

Арендатор фатирга кемнедер милекче рөхсәте белән генә урнаштыра ала, тик балалардан тыш. Алар үзләренең ата-аналары белән хуҗасының ризалыгыннан башка, РФ Гражданлык кодексының 679 нчы маддәсе нигезендә яши алалар.

Әгәр фатир хуҗасы алмашынса

Әгәр аренда килешүе гамәлдә булган вакытта милекче фатирны саткан икән, документ гамәлдә булуын дәвам итә. Яңа хуҗа килешүнең гамәлдә булу вакыты тәмамланганчы яшәүчене аннан чыгарырга тиеш түгел.

Килешүне өзү

Арендатор килешү срогы тәмамланганчы фатирдан китәргә хокуклы, ләкин бу очракта ул милекчене алдан кисәтергә тиеш. Әгәр килешүдә конкрет срок билгеләнмәгән икән, моны 3 ай алдан эшләргә кирәк.

Аренда түләвен арттыру

Арендага бирүче түбәндәге очракларда аренда бәясен күтәрергә хокуклы:

  • әгәр килешүдә түләүне арттыру шартлары һәм ешлыгы килешенгән булса;
  • ике якның да ризалыгы белән – бу очракта өстәмә яки яңа килешү имзалана.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100