news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясен алучылар исемлеге чыкты

news_top

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 ел өчен фән һәм техника өлкәсендә республиканың Дәүләт премияләрен тапшыру турында указ имзалады. Татарстанның әйдәп баручы югары уку йортларында, фәнни үзәкләрендә һәм оешмаларында эшләүче галимнәр һәм белгечләр лауреат булды. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Математические модели и цифровые двойники многофазных течений для повышения эффективности разработки нефтяных месторождений и создания инновационных пористых материалов» фәнни эшләр циклы өчен Дәүләт премиясе КФУ аэрогидромеханика кафедрасы мөдире Константин Поташевка, экология системаларын модельләштерү кафедрасы мөдире Шамил Зариповка, профессор Александр Мазога, аэрогидромеханика кафедрасы доценты Ренат Мәрдәновка һәм экология системаларын модельләштерү кафедрасы профессор Валерий Шәрәфетдиновка бирелде.

«Татарстанның агросәнәгать комплексына инновацион экологик куркынычсыз биотехнологияләр кертү һәм аларның икътисади нәтиҗәлелеге» эше өчен «Биопрепараты» НПИ директоры Римма Ибәтуллина, «Тойма» хуҗалыгы баш агрономы Мөнир Галимҗанов, «Авангард» хуҗалыгы баш агрономы Хәмит Гыйматдинов, ВНИИСХМ әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Андрей Кожемяков, «Биопрепараты» НПИ директоры урынбасары Ирина Крошечкина, «ВАМИН Татарстан» АПК директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТатНИИСХның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов һәм баш фәнни хезмәткәре Шамил Шакиров премиягә лаек булды.

«Разработка и внедрение технологий очистки попутно добываемой воды с целью выработки пара для добычи сверхвязкой нефти» эше өчен ТатНИПИнефть баш фәнни хезмәткәре Рифкать Сәхәбетдинов, су әзерләү объектлары эксплуатациясе бүлеше Айдар Авзалетдинов, «ТН-Гидрохим» җитәкчесе Евгений Буслаев, «ТН-Гидрохим»ның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Рафаэль Гарифуллин, су әзерләү технологияләре лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре Нил Гафаров, тикшеренү һәм нефть әзерләү бүлеше җитәкчесе Фоат Гобәйдуллин һәм су әзерләү технологияләре лабораториясе мөдире Любовь Кудряшова премиягә лаек булды.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 декабрь 2025
    Исемсез
    Бигрәк күп ачышлар ясаганнар икән безнең галимнәр. Аларны гади күзгә күзлек киеп кенә күреп тә булмыйдыр: я микроскоптан, я телескоптан караргадыр. Ничек булса да рәхмәт инде үзләренә.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар