
Кичә Тукай районындагы «Восход-1» бакчачылык ширкәтендә янгында 2 кеше һәлак булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.
Урынга килгән коткаручылар янгынны сүндерә. Биредә 30 квадрат метр мәйданда ачык ут була. Янгын урынында 2 кеше мәете табыла. Аларның шәхесләре ачыклана, диелә хәбәрдә.