Татарстанда фаҗига: авариядә ике бала, аларның анасы һәлак, тагын биш кеше имгәнгән
Татарстанда авариядә балалар һәм хатын-кыз һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» Татарстан прокуратурасына сылтама белән яза.
Фаҗига кичә кич Югары Ослан районында булган. 54 яшьлек ир-ат идарә иткән Volkswagen автомобиле каршы як полосага чыккан. Аннары ул «Лада Калина» һәм «Лада Искра» белән бәрелешкән.
«Лада Искра» пассажирлары – хатын-кыз һәм ике бала һәлак булган. Тагын биш кеше зыян күргән, аларны хастаханәгә илткәннәр.
Прокуратура мәгълүматларына караганда, Volkswagen белән Казанда яшәүче кеше идарә иткән. Ул исерек булган. Пассажирлары һәлак булган автомобильдә ир белән хатын һәм аларның балалары барган.
Җинаять эше ачылган.