Татарстанда фаҗига: 5 яшьлек кыз яңа туган сеңлесен 4 кат тәрәзәсеннән ыргыткан
Казан янындагы Васильево бистәсендә күп катлы йорт тәрәзә төбендә сабый бала мәете табыла. Аны 5 яшьлек апасы тәрәзәдән ыргытуы ачыкланган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Балаларның ата-анасына карата җинаять эше ачылган.
Фаҗига турында Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев телеграм-каналында язган.
«Хәзер тикшерү бара. Һәлак булган баланың гаиләсенең кайгысын уртаклашам. Бөтен ата-аналарга мөрәҗәгать итәм: игътибарлы булыгыз һәм балаларны өлкәннәрсез калдырмагыз», – дип яза район башлыгы.
KazanFirst белешмәсе буенча, фаҗига көндез була, сабый мәетен узып баручылар күреп ала. «Якынча белешмә буенча, 5 яшьлек кыз яңа туган сеңлесен 4 кат тәрәзәсеннән ыргыткан. Бу вакытта балалар өйдә үзләре генә калган, әтиләре эштә, әниләре чыккан булган», – диелә хәбәрдә.