news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда фаҗига: телефонын зарядкага куйган малайны ток сугып үтергән

Алексеевск районында фаҗига: 12 нче июль көнне, Речное авылыннан ерак түгел чатыр лагеренда, кәрәзле телефонын зарядкага куйган вакытта 10 яшьлек малайны ток суга. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итә.

news_top
Татарстанда фаҗига: телефонын зарядкага куйган малайны ток сугып үтергән
Ток суккан бала Алексеевск Үзәк район хастаханәсенә аңсыз хәлдә китерелә. Табиблар малайны коткарып кала алмый: ул реанимациядә җан бирә. Бала әнисе белән лагерь башлыгына кунакка килгән булган.

Фаҗига буенча башлангыч тикшерү уздырыла. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар