Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда фаҗига: гипс руднигында шартлау нәтиҗәсендә ике кеше үлгән

Бүген, 25 нче декабрь иртәнге сәгать 5 тә, Кама Тамагы районында фаҗига була. Гипс руднигында аммонал шартлавы нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелгән.

news_top_970_100
Татарстанда фаҗига: гипс руднигында шартлау нәтиҗәсендә ике кеше үлгән

Сөкәй авылында “Фоника-Гипс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте территориясендә эшчеләр “Крот” тибындагы автомобильдә шартлаткыч кую белән шөгыльләнгән. Шахтага керү урыныннан биш метр ераклыкта җир өстендә көчле шартлау яңгыраган. Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булган.

Хәзер Кама Тамагы районы прокуратурасы, республика прокуроры Илдус Нәфыйков йөкләмәсе буенча, шартлау буенча тикшерү үткәрә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча, тиешле чаралар күреләчәк. Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 216 нчы маддәсенең 3 нче часте (“Тау, төзелеш һәм башка эшләр башкарган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу”) маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.  


 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100