Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда этнең тәпиен сындырып, тереләй җиргә күмгәннәр

Узып баручы кеше җир селкенгә туктап калган.

news_top_970_100
Татарстанда этнең тәпиен сындырып, тереләй җиргә күмгәннәр

Яр Чаллыда юл буеннан узып баручы кеше тереләй күмеп куелган этне тапкан. Коттеджлар яныннан узып барганда, ул җирнең селкенгәнен күреп алган. Җир астыннан этнең борынын абайлангач, бу ир җирне казый башлаган.

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, табылдык этнең алгы тәпие һәм кабыргалары сынган булган.
Ир этне волонтерларга тапшырган. Алар этне автомобиль йөртүче үтергән дип фаразлый. Этне үлде дип белеп, җиргә күмеп калдырган булуы ихтимал. 
Волонтерлар этне юындырып, ашатып, эчертеп, хәл керткән. Хәзер алар эткә медицина ярдәме күрсәтү җаен эзли. Аңа рентген ясатырга кирәк, киләчәктә операция кирәк булуы ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100