Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда этләрне урамда йөртү кагыйдәләрен кабул иттеләр (Эт хуҗалары тыңлар микән?)

news_top_970_100
Татарстанда этләрне урамда йөртү кагыйдәләрен кабул иттеләр (Эт хуҗалары тыңлар микән?)
Михаил Захаров / "Татар-информ" архивы

1 марттан Татарстанда этләрне урамда йөртүнең яңа кагыйдәләре керде. Бу хакта указны республиканың Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Хуҗалар этләренең күпфатирлы йортлардагы лифтларны һәм гомуми кулланылыштагы бүлмәләрне, ишегалларын, балалар һәм спорт мәйданчыкларын юлларны һәм тротуарларны пычратмавын күзәтергә тиеш. Шулай ук, хуҗалар этләре артыннан тизәкләрен да җыеп, чистартып куярга тиеш була.

Моннан тыш, хуҗалар этләренә социализация шартлар да булдырырга тиеш, ягъни эт тыныч булырга, ярсымаска тиеш. Әгәр инде кешенең алга таба эт асрарлык мөмкинлеге юк икән, ул этенә яңа хуҗа табарга тиеш.

Йорт хайваны асраучы кешеләр түбәндәге таләпләрне үтәргә тиеш:

Этнең күпфатирлы йортлардагы лифтны, гомуми кулланылыштагы бүлмәләрне, ишегалларын, балалар һәм спорт мәйданчыкларын, юлларны, тротуарларны пычратмавын күзәтергә;

Эт артыннан тизәкләрен җыеп йөрергә;

Йорт хайванының табигый ихтыяҗларын исәпкә алып тәрбияләү. Шулай ук аның тулы рационлы туклануга, суга, йокыга һәм физик активлыкка ихтыяҗларын да исәпкә алырга кирәк;

Йорт хайваны шәһәрдә һәм шәһәрдән читтә кешеләр һәм башка хайваннар белән «имин аралашу» күнекмәләре булсын өчен кешеләргә һәм башка хайваннарга ияләндерергә кирәк. Шулай ук эттә табигый күренешләргә, тирә-якка һәм башка хәлләргә битараф, тыныч яки уртача кызыксынучан мөнәсәбәт тәрбияләү;

Этне дрессировкага өйрәтергә, гигиенасын тәэмин итәргә, тәртибен карарга кирәк;

Эт кешеләрне яки башка хайваннарны тешләсә, ветеринария идарәсенә хәбәр итәргә, йорт хайванын күрсәтергә;

Әгәр хуҗасы йорт хайванына ике көн рәттән тиешлек тәрбия күрсәтә алмаса, ул аны башка кешеләргә тапшыру турында килешергә тиеш;

Әгәр хуҗасы этне башка асрый алмый икән, аңа яңа хуҗа табарга тиеш (Интернетта, матбугатта белдерүләр урнаштыру).

Йорт хайваннары асраучыларга түбәндәгеләр тыела:

Йорт хайванына зыян китерә, имгәтә яки үтерә торган инвентарь һәм башка җайланмалар куллану;

Эткә зыян сала, имгәтә торган дрессировка алымнары куллану.

Шул ук вакытта хуҗасы йорт хайванын урамда даими йөртергә, аңа бушлай вакцинация уздырырга, эт белән җәмәгать транспортында йөрергә, эчке кагыйдәләргә нигезләнеп, йорт хайваны белән оешмаларга килергә хокуклы.

Карарда йорт хайваннарын асрауга таләпләр аерым билгеләнгән:

Әгәр этне урамда йөртә торган территория эт хуҗасыныкы һәм ул койма белән уратып алынган икән, этне бәйләмичә генә дә йөртергә була;

Йорт хайваннарын даими ашатып һәм чиста су эчертеп торырга кирәк;

Йорт хайваннарына арендага алынган бинада язма килешү булган очракта асрарга ярый;

Этләрне гомуми кулланылыштагы урыннарда һәм ишегалдында асрарга ярамый;

Эт хуҗалары эш көннәрендә 22:00- 06:00 сәгатьләрдә, ә ял көннәрендә 22:00 – 09:00 сәгатьләрдә тынычлык сакларга тиеш.

Вакытлыча асрау пунктлары һәм зоокунакханәләр ГОСТ Р 57014-2016 («продуктив булмаган хайваннарны вакытлыча асрап тору буенча хезмәтләр») таләпләре буенча эшләргә тиеш. 14 яшькә кадәрге балалар хайваннарны урамда олы кешеләр белән генә йөртә ала. Халык күпләп җыелган урыннарда (50дән артык кеше булса) эт муенчаклы кыска бау һәм борынчык (намордник) кидертелгән булырга тиеш.

Болар барысы да «тиеш» һәм «кирәк» дигән исемлектә. Социаль челтәрләрдә бу канун үтәлмәс дип язалар, чөнки нәрсә тиеш һәм нәрсә кирәк икәне язылган, ә бу указны кем контрольдә тотарга тиеш һәм үтәмәсәң ни буласы язылмаган. «Эшләнмәячәк чираттагы закон», дип язалар. Сез ничек уйлыйсыз?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100