news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда этләр чирүе берьюлы дүрт кешене талаган

Имгәнеп җирдә ятучы кешеләр янына табибларны да этләр якын китермәгән.

news_top
Татарстанда этләр чирүе берьюлы дүрт кешене талаган
Чаллыда узып баручы кешеләргә сукбай этләр чирүе ташланган. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.

44 яшьлек ир-ат кич белән үзенең этен йөртергә урамга алып чыккан. Аларга сукбай этләр чирүе ташланган. Бу этләр узып баручы тагын өч кешегә һөҗүм иткән. Шулар арасында 55 яшьлек хатын да бар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Этләрдән аралау өчен ярдәм сорап, коткаручыларга табиблар мөрәҗәгать иткән. Алар этләр талаганнан соң имгәнеп җирдә ятучы кешеләргә медицина ярдәме күрсәтергә килгән. Тик этләр табибларны имгәнүчеләргә якын китермәгән.



Чаллы коткаручылары янгын сүндерүчеләр киеме киеп, мегафон ярдәмендә тавыш белән куркытып, таяклар белән генә этләрне куып җибәрә алган.

Шуннан соң гына табиблар эт талаган кешеләргә ярдәм күрсәткән.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар