news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда эшмәкәр Евгений Деданинны атып үтергәннәр

43 яшьлек ир-атны Самара кешесе үтергән дип шикләнәләр.

news_top

Бүген Татарстанның Бөгелмә районында 43 яшьлек эшмәкәр Евгений Деданинны атып үтерделәр. Үтерүче — Самара өлкәсендә яшәүче ир-ат дип шикләнәләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

43 яшьлек эшмәкәр башына атудан һәлак булган.

Агентлыкка билгеле булганча, үтерүдә шикләнелүче кешегә 54 яшь, ул Әрмәнстан гражданины.

Җинаять урынында берничә ведомстводан оператив төркем берьюлы эшли.

Агентлыкка билгеле булганча, урынга Бөгелмә прокуроры вазифасын башкаручы Нияз Мисбахов барган. Үтерүдә шикләнелүче ир-ат тоткарланган, үтерү коралы табылган. Җинаятьтә шикләнелүче кешене Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Мәрхүмнең мәетен моргка алып киткәннәр.

Ике ел элек Евгений Деданин йортына коралланган караклар бәреп кергән иде. Алар эшмәкәрнең үзен, хатынын һәм дустын бәйләп куйган. Соңрак ачыкланганча, җинаятьчеләр Самара кешеләре була.

Деданин бәйләүдән ычкынып, аш-су пешерә торган пычак ала һәм каракларга берничә тапкыр суга. Имгәнгән җинаятьчеләр үлә.

2018 елның 12 сентябрь иртәсендә Деданиннар коттеджында ниләр булганын «Татар-информ» га Евгений үзе сөйлгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар