Татарстанда эшче тереләй янып үлгән
23 февральдә Чаллыда металл эшкәртә торган заводта янгын чыккан.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр слесарь остаханәсе тирәсендә янган урындык, синтетик куртка калдыклары, 68 яшьлек слесарьның ярымутырган хәлдәге мәетен табып алганнар.
"Челнинские известия" хәбәр иткәнчә, аның өстендәге киемнәре янып беткән. Урындык янында электр җылыткычы табылган.
Янгын сүндерүчеләр ут төртү эзләрен тапмаган.