news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда эшче ир-ат подвалда кайнар суга пешеп үлгән

news_top
Татарстанда эшче ир-ат подвалда кайнар суга пешеп үлгән
"Татар-информ" архивы

Түбән Кама шәһәрендәге Вахитов проспектында күп катлы йорт подвалында фаҗига була. Биредә сантехник ир-ат кайнар суга пешеп үлә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, бу йортның подвалында торба шартлау турында мөрәҗәгать килә. Урынга слесарьне җибәрәләр. Ул 1980 елда туган. Сантехник подвалга төшә, ул торба шартлау сәбәбен эзли. Шул чакта кайнар суга пешә һәм урында ук үлә. Тагын бер эшче пешкән ир-атны тартып чыгармакчы була, үзе дә бата башлый.

Урынга тикшерүчеләр барган, фаҗига сәбәпләре ачыклана.

«Татар-информ» белешмәсе буенча, фаҗига кичә кичке 6нчылар тирәсендә була. Чакыру буенча килгән сантехниклар подвалга икәү төшә. Аннары берсе чыланган аяк киемен алмаштыру өчен подвалдан чыга, хезмәттәше эчтә кала, ул торбага утырып тора. Подвалдан чыккан ир-ат кире кергән чакта, хезмәттәшенең су эчендә ятуын күрә. 

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр зыян күрүче ир-атны подвалдан алып чыга, табибларга тапшыралар. Бу вакытта ул аңында булмый. Аннары үлә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар