Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда җенесен алыштырган кешеләргә уллыкка, кызлыкка бала алу тыелды

news_top_970_100

Татарстанда трансгендерларга – җенесен алыштырган кешеләргә уллыкка, кызлыкка бала алу, опекун булу тыела. Депутатлар гаилә кодексына шундый үзгәрешләр кертте. Шулай ук гаиләдә кем дә булса җенесен алыштыра икән, аның парына аерылышу рөхсәт ителә, дип яза «Коммерсантъ».

Гаилә кодексына бу өстәмәләр бертавыштан кабул ителде – барлыгы 77 депутат тавыш бирде. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу чикләүләрне халык та хуплый.

Июль азагында Россия президенты Владимир Путин җенесне үзгәртүне тыю турында карар кабул итте. Россиядә җенесне үзгәртү бары тик табиблар күрсәтмәсе буенча гына үткәрелергә мөмкин. Федераль законда күрсәтелгәнчә, ир яки хатын җенесен үзгәртсә, бу никах юкка чыккан дип санала.

Бу тыюны Дәүләт думасындагы барлык фракцияләр дә хуплап чыкты. Спискер Вячаслав Володин бу тыюны илне «АКШның «иблисләрчә сәясәтеннән хуплау» кирәклеге белән аңлатты, Америкада «яңа төрле ялган кыйммәтләр пропагандалана» диде.

«Коммерсантъ» язуынча, трансгендерлар белән эшләгән табиблар һәм юристлар моның шушындый кешеләргә яшәргә хокукны чикләвен, медицина ярдәме алуын әйткән, шулай ук «идеология йөкләнә» дип зарланган.

Былтыр «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җенесен алыштырган кешегә никах укудан баш тартуы турында әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100