Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда электр энергиясен "акыллы" счетчиклар санаячак: үз йорты белән яшәүчеләргә күрсәткечләр тапшырырга туры килмәячәк

Мәскәүдә су өчен “акыллы” счетиклар кую турында фикер алышкан арада, Татарстан бөтен республика буенча шәхси йортларга электр энергиясен исәпкә алучы яңа җиһазлар кертү турында килеште. Моның өчен зур күләмдә акча тоту планлаштырыла. 2025 елга бу чыгымнар тулысынча акланып бетәчәк. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе әлеге проектны кем тормышка ашырачагын һәм кулланучылар өчен “акыллы счетчикларның” уңай якларын белеште. 

news_top_970_100
Татарстанда электр энергиясен "акыллы" счетчиклар санаячак: үз йорты белән яшәүчеләргә күрсәткечләр тапшырырга туры килмәячәк

Электр энергиясен санаучы “акыллы счетчикларны” Интернетка тоташтырачаклар.

Без шактый күп гаджетларның интернетка тоташуына күнеккән. Бу смартфоннар, фотоаппаратлар, фитнес-беләзекләр, сәгатьләр һәм башкалар. Быел Татарстанда электр энергиясе өчен “акыллы счетчиклар” урнаштырачаклар һәм интернетка тоташтырачаклар. Бу яңалык ярдәмендә түләүләрне билгеләү республика халкы өчен аңлаешлырак, “үтә күренмәлерәк” булыр дип көтелә. Ә энергетика компаниясе 2025 елга 2,3 миллиардтан артык акчаны янга калдыра алачак. Килешү тәмамланганнан соң, “Элемтә компаниясе” буларак Татарстан ел саен 400 миллион сумны янга калдыра алачак.

2009 елда ук энергия саклау турындагы № 261 федераль закон үз көченә кергән иде. Ул мәҗбүри рәвештә бөтен Россия буенча электр энергиясен исәпкә ала торган җиһазлар куюны күздә тота. Татарстанда “Элемтә компаниясе” энергия нәтиҗәсен арттыру һәм аны саклау өчен 2,8 миллиард сум бүлеп бирергә әзер.

Чынлыкта, энергетика компаниясе “акыллы” җиһазларны куеп бирүче оператор эзләгән. Алар реаль вакыт режимында артык энергия куллануны контрольдә тота һәм түләмәүчеләрнең электр энергиясен читтән торып куша һәм сүндерә ала. 2017 елда мондый счетчиклар сынау проекты кысаларында Иннополистагы шәхси йортларда куелды.

“Ростелеком” “акыллы” счетчик проектын Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә тормышка ашыра

Декабрь башында оператор билгеләнгән. Ул республикакүләм цифрлы сервислар провайдеры, “Ростелеком” телекоммуникацияләр компаниясе. Ул “акыллы” счетчикларны 2019 ел башында ук куярга һәм моның белән киләсе ел дәвамында шөгыльләнергә әзер. Бу энергия саклау чаралары комплексын тормышка ашыру проектыннан күренә (әлеге документ “Татар-информ” карамагында бар).

“Акыллы” счетчиклар Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә, Яшел Үзәндә, Югары Осланда һәм башка районнарда үз йортлары белән яшәүчеләрдә булачак. Беренче чиратта, яңа исәп-хисап җиһазлары ярдәмендә “Элемтә компаниясе” шәхси йортларда законсыз тоташтыру белән көрәшергә ниятли. Бу счетчикларда бизнес өчен генә түгел, ә кулланучылар өчен дә бик зур плюс бар. Җиһазлардагы күрсәткечләрне аерым бер көнне тапшырыга кирәк булмаячак, алар автомат рәвештә ресурс оешмасына барып ирешәчәк.

“Акыллы” счетчик хуҗаларына сайт яки смартфон кушымталары аша кайбер мәгълүматларны карау мөмкинлеге булачак. Бу очракта түләүләрне билгеләү системасы кулланучылар өчен ачыграк булачак. Ләкин шәхси кабинет ачу турында әлегә сөйләшүләр генә алып барыла.

“Акыллы” счетчиклар электр челтәрләренә законсыз кушылуга юл куямаячак

Моннан тыш, исәп-хисап приборлары 2G челтәренә тоташачак, аны “Ростелеком” тәэмин итәчәк. Моның ярдәмендә “Элемтә компаниясе” диспетчерлары реаль вакыт режимында аварияләр, законсыз кушылулар турында мәгълүмат алачак. Сыйфат күрсәткечләрен дә теркәп барачаклар. Ул чикләүләр белән дә читтән торып идарә итә алачак, мәсәлән, түләмәүчеләрнең электр энергиясен куша яки аера ала.

Фото: Егор Никитин

“Элемтә компаниясе” проектка подрядчыларны да җәлеп итәргә җыена. Проект-эзләнү һәм төзелеш-монтаж эшләрен Казанның “СмартЭнерго” компаниясе үзенә алырга мөмкин. Ул электроэнергия тармагындагы проектлар буенча махсуслашкан. Телемеханика һәм автоматлаштыру системаларын проектлау, монтажлау һәм эшләтеп җибәрү белән шөгыльләнә. Җиһазларны кайтаруны “ПСК СтройИнвест” республика фирмасына тапшыру планлаштырыла.

“Ростлеком” әлеге проект ярдәмендә заказчы янга калдыра алачак сумманы да исәпләп чыгарган. 2019 ел нәтиҗәләре буенча “Элемтә компаниясе” якынча 340 миллион сумлык экономия алачак. Ә 2025 елга оешма 2, 326 миллиард сумны янга калдыра алачак. Проект буенча, әгәр заказчы исәпләнгән күләмдә экономия алмый икән, “Ростелеком” штраф түләячәк. Ул билгеләнгән вакыт өчен вәгъдә ителгән сумма белән “Элемтә компаниясе” чынлыкта алган сумма аермасына тигез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100