Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ел дәвамында иң нык кыйммәтләнгән азык-төлек – бәрәңге

news_top_970_100
Татарстанда ел дәвамында иң нык кыйммәтләнгән азык-төлек – бәрәңге
Владимир Васильев / "Татар-информ" архивы

Татарстанда ел дәвамында иң нык кыйммәтләнгән ризык – бәрәңге булган. 2024 елның гыйнвары белән чагыштырганда, 2025 елның гыйнварында бәрәңге 95 процентка кыйммәтләнгән. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларына сылтама белән «Челнинские известия» яза.

Иң нык кыйммәтләнгән 5 азык-төлек арасында ак май (+52%), башлы суган ( +9%), кәбестә (+35%) һәм кызыл чөгендер дә (+30%) бар.

Ел дәвамында кишергә (+2,6%), ярмаларга һәм кузаклыларга (+3,5%), шикәр комына (+4,2%) бәя азрак арткан.

Икмәк һәм күмәч ризыклары 12 процентка, сөт һәм сөт ризыклары 23 процентка, җиләк-җимеш һәм исерткеч эчемлекләр 11 процентка кыйммәтләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100