Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ел башыннан 126 бала югалган. Шуларның сигезен таба алмаганнар...

news_top_970_100

Татарстанда 126 баланың югалуы турында полициягә хәбәр килгән. Бу хакта Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек җитәкчесе Резеда Вахитова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Чыгып китүчеләрнең күпчелеге малайлар – 87, кызлар – 39. Күпчелеге өйләрдән чыгып киткән (81), 45е – приют, балалар йортларыннан.

Күпчелек балалар 1-2 тәүлектән соң табылган яки инде үз теләкләре белән өйләренә кайткан. Әмма быел югалган 8 баланы әлегә кадәр таба алмаганнар. Шуларның дүртесе – гаиләдә үскән балалар, калган дүртесе балалар йорты, приютларда тәрбияләнгән булган.

Югалуның төп сәбәбе – әти-әниләр белән килеп чыккан низаглар, балаларның үзләрен зур, бәйсез итеп хис итәргә теләүләре. Шулай ук мәктәптә начар уку, әти-әниләрнең балалар сораган әйберләрне сатып алмавы да өйдән чыгып китүгә сәбәп булган. Кайбер очракларда балаларның сукбай тормышка тартылуы һәм психик яктан тайпылышлары да югалуга сәбәпче.

Быел барлыгы 808 кешенең югалуы турында хәбәр килгән. Күпчелек кешене 10 тәүлек эчендә таба алалар икән, әмма югалганнарның 1,5 проценты хәбәрсез югалган санала.

Өлкәннәрнең югалу сәбәпләре – алкоголизм, психик авырулар, хәтер югалу.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100