news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ЭКО - хатын-кызны ясалма орлыкландыру процедурасының бәясе күпме?

Сорауга ТР сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече, Татарстанның Атказанган табибы Фирая Сабирова җавап бирә.

news_top
Татарстанда ЭКО - хатын-кызны ясалма орлыкландыру процедурасының бәясе күпме?
Балага уза алмаган гаиләләр нәселсезлек проблемасын хәл итүнең бердәнбер ышанычлы юлы дип ЭКО ысулын саный. Экстракорпораль орлыкландыру (ЭКО) - балага уза алмаган очракта кулланылучы репродуктив технология.

ЭКОга ихтыяҗ зур, республикада 5 меңнән артык гаилә әлеге процедурага чират көтә. Бәяләре төрле, күп очракта нәселсезлекнең нинди төрдә булуыннан тора. Уртача исәпләгәндә, 150-170 мең була. Хатын-кызлар дәүләт программасы нигезендә бушлай ЭКО үткәрүдән файдалана ала. Аның өчен Казан шәһәренең гаилә планлаштыру үзәкләренә чиратка басү мөһим. Татарстанда 6 махсус үзәк эшли. Иң беренче эш итеп тикшеренү үтәргә һәм чиратка басарга кирәк. Әлеге югары технологияле методикадан файдалану өчен 1 ел көтәргә туры килә.

Тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: гадәттә, хатын-кызлар 6-7 тапкыр ЭКО ясатканнан соң гына балага узалар. Без 34 тапкыр ЭКО процедурасын үткәрергә хокуклы. Күп очракта безгә 36-38 яшьлекләр мөрәҗәгать итә. Кызганыч, ләкин хатын-кызның яше барган саен авырга узу мөмкинлеге дә кими.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар