Татарстанда интернетта романтик язышулардан соң, ир-атларның акчаларын урлап юкка чыгучы аферист хатын-кызлар алдау очраклары ешрак теркәлә башлаган. Бу хакта «Татарстан 24» хәбәр итә.
Күптән түгел полиция хезмәткәрләре 2 кызны тоткарлаган. Алар әле яңа гына «эшли» башлаулары һәм алдау юлы белән 10 мең сумга якын акча эшләп өлгерүләре турында әйткән. Аферист кызлар сөйләвенчә, алар моның белән үзләре генә, мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнгән. Алар моны «хатын-кызларга теләктәшлек белдерү» максатыннан эшләве турында да әйткән. Әмма ешрак мондый схемалар артында ышанучан ир-атларны профессиональ рәвештә алдаучы тулы бер төркемнәр тора.
Мошенник хатын-кызлар интернетта ир-атлар белән таныша, романтик язышу алып бара, аннары, ышаныч уяту өчен, кызыктыргыч фото яки видеолар җибәрә башлый. Соңрак кызлар очрашырга тәкъдим итә башлый, шул уңайдан ир-аттан «кичке аш» өчен, «фатир арендалау» өчен яки «кинога бару» өчен түләвен сорый. Шулай итеп, аферист хатын-кызлар ир-атларның банк карталары мәгълүматларын белә. Акча күчергәннән соң кызлар юкка чыга.
Оперативниклар сөйләгәнчә, әлеге схема белән эш итүче мошенниклардан зыян күрүчеләр арасында төрле яшьтәге кешеләр, шул исәптән 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар бар.
Белгечләр искәртә: беркайчан да банк карталары мәгълүматларын чит кешеләргә хәбәр итмәгез һәм интернет аша гына таныш булган кешеләргә акча күчермәгез.