Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда егетләр машина тәрәзәсеннән чыгып, кулларын болгап йөргән – видео

news_top_970_100
Татарстанда егетләр машина тәрәзәсеннән чыгып, кулларын болгап йөргән – видео
видеодан скриншот

Әлмәтнең Шевченко урамында юл кагыйдәләрен бозып йөрүче машинаны видеога төшергәннәр. Әлеге вакыйга шәһәр халкын һәм хакимиятне борчуга салган. Видео социаль челтәрләрдә таралган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

«Toyota Camry» машинасында баручы егетләр үзләрен бик куркыныч тота, юл кагыйдәләрен бозалар, үзләренең дә, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомерен куркыныч астына куялар.

Шаһитлар сүзләренчә, егетләр машина тәрәзәсеннән чыгып, кулларын болгыйлар, фараларын яндырмыйча гына юлда полосалардан күчә-күчә баралар.

Бу хәл күпләрнең ачуын китерә, кайсыбер йөртүчеләрнең җавапсыз булу проблемасын күрсәтә, диелә хәбәрдә.

«Бу бит – үз гомереңне куркыныч астына кую, сиңа бәрелсә, башка йөртүгә дә куркыныч тудыру. Аларга әйтеп тору файдасыз, аларны тормыш кына өйрәтә аладыр», – дип комментарий язалар.

Әлеге видео социаль челтәрләрдә таралгач, ЮХИДИ хезмәткәрләре кагыйдә бозучыларны тиз таба, полиция бүлегенә алып киләләр. Машина йөртүчегә һәм пассажирларга штраф язалар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100