Татарстанда егетләр һәм кызлар утырган машина юлдан чыгып очкан һәм яна башлаган
Арткы утыргычтагы пассажирлар йөртүченең гамәлләрен видеога төшереп барган.
14 июльдә иртәнге бишенче яртыда Бөгелмә районында юл һәлакәте була. Дүрт кеше — 15 һәм 16 яшьлек кызлар, 19 һәм 21 яшьлек ике егет — утырган «Фольксваген Гольф» зур тизлектә барган килеш каршы як полосага чыга һәм юл кырыена төшеп каплана. Машина йөртүчесе һәм аның өч пассажиры имгәнә. Бәхеткә, алар барысы да исән кала. Егетләр һәм кызлар җимерелгән машинадан чыгып өлгерә. Шуннан соң машинага ут каба. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.
15 һәм 16 яшьлек ике кыз арткы утыргычта утыра. Алар юлда барышлый телефон камерасын җибәрә һәм машина йөртүчене видеога төшереп баралар. Машина белән идарә итүче егет бик күтәренке кәефтә була. Аның бу халәтенең сәбәбен хастаханәдә ачыклаячаклар. Йөртүче рульне боргалый, тизлекне арттыра, пассажирлар аның белән барырга курка. Икенче егет — пассажир — йөртүчене туктатмакчы була, ләкин ул булдыра алмый, диелә бу хәбәрдә.
Хәзер бу кешеләр дүртесе дә хастаханәдә ята, авариягә очраган машина тулысынча янып беткән.
Татарстан юлында авариягә очраган бу машина Мәскәүдән килә торган булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар сөйләгән.
Җиңел машинада Мәскәү номерлары була. «Ут машинаны шулхәтлек тиз чолгап алды, аның моделен дә аңламый калдык», — дигән шаһитлар.