Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда Эчке эшләр министрлыгының элекке бүлек җитәкчесен кулга алдылар

Адвокат гаепләнүченең ике нәни баласы һәм инвалид ата-аналары булуын искә төшерде.

news_top_970_100
Татарстанда Эчке эшләр министрлыгының элекке бүлек җитәкчесен кулга алдылар
Казанның Совет районы суды Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының оештырылган җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенең элеккеге җитәкчесен кулга алды. Бу турыда "Татар-информ" агентылыгы хәбәр итте.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының оештырылган җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенең элеккеге җитәкчесе Илнар Җәләлов ришвәтчелектә шикләнелә.

Илнар Җәләлов 2018 елның июлендә үк лаеклы ялга чыккан һәм хәзер Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре түгел, дип хәбәр иткәннәр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Тикшерү версиясе буенча, ул 2014 елда оештырылган җинаять төркеме әгъзалары Кириллов белән Шәйхетдиновтан 300 мең сум акча һәм 200 мең сумлык төзелеш материалы (фанера) таләп иткән.

Элеккеге җитәкчегә карата җинаять эше 27 августта кузгатылган. Тикшерүче Җәләловны 27 октябрьгә кадәр сак астына алуны сорады.

Җәләловның яклаучысы Марат Җәләев бу эшкә республика Прездиенты Рәхмәт хаты, Татарстынның элеккеге эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровның Рәхмәт хаты, Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының мактау тактасына кертелү таныклыгы һәм башка грамоталар белән Рәхмәт хатларын да теркәүне сорады. Шулай ук 20дән артык бүләк, шул исәптән хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен.

Шулай ук адвокат Җәләловка җәза билгеләгәндә ике нәни баласы һәм инвалид ата-аналары булуын да исәпкә алуны, өй арестында калдыруны сорады.

Җәләлов үзе хәзер Кириллов белән Шәйхетдиновны 20дән артык җинаятьтә, шулай ук җинаятьчелек берлеге оештыруда шикләнеләләр диде. Җәләлов фикеренчә, җинаять эше фигурантлары аңа үч итү өчен шикаять язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100