Татарстанның Алабуга районында дус кызларын автомобиль өстендә йөрткән 26 яшьлек кызны җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта республика буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Социаль челтәрләрдә таралган роликтан күренгәнчә, бер кыз «Лада Гранта» автомобиле бамперында, икенчесе – багажник капкачында утырып бара.
Полиция хезмәткәрләре «Лада» йөртүчесен «Тоннель» рейды вакытында тоткарлаган. Ачыкланганча, рульдәге кыз 18 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.
Хокук бозучыга карата тиешле административ беркетмә төзегәннәр, автомобильне штрафстоянкага алып киткәннәр, ә машина йөртү таныклыгын тартып алганнар.