Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда декабрь аенда нинди һава торышы көтелә: синоптиклар фаразы

Татарстанда узган ял көннәрендә яуган кар ярты айлык нормадан артты. Әмма метеорологлар бу әле явым-төшемнең башлануы гына дип кисәтә.

news_top_970_100
Татарстанда декабрь аенда нинди һава торышы көтелә: синоптиклар фаразы
Кыш республикага соңарып килде. Аномаль коры һәм җылы ноябрьне, карлы декабрь алмаштырды. Һава торышының "киреләнүен" белгечләр атмосфера циркуляциясе һәм глобаль җылылык белән аңлата. 

Аномаль җылы ноябрь

"Норма буенча ноябрь аенда кар катламы безнең якларда 5 тән алып 13 см га кадәр булырга тиеш. Аерым метеостанцияләр мәгълүматлары буенча, республикада урыны белән кар катламы ай ахырында 3 см га кадәр булган. Бу нормадан шактый түбән күрсәткеч. Күпчелек районнарда кар гомумән яумады", - дип аңлата ТР Гидрометеорология үзәгенең метелорологик фаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина. 

Соңгы елларда Татарстанда һава торышының нормадан тайпылышы еш күзәтелә. 2002, 1005, 2008, 2013 һәм 2014 елларны искә төшерсәк, ноябрь аенда шулай ук кар булмады диярлек. 

"Аномалия атмосфера циркуляциясенә бәйле. Без көньяк, көньяк-көнбатыш җылы һава агымы йогынтысында булдык. Төньяк киңлекләр буйлап актив циклоннар хәрәкәт итте. Бу Россиянең Европа территориясенә, шул исәптән Татарстанга да салкын һава массасы керүне чикләде", - дип белдерделәр ТР Гидрометеорология үзгендә. 

Җылы һәм карлы декабрь

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, декабрьдә уртача температура нормадан 1-1,5 градуска югары булачак (айлык нормаль температура кышның беренче аенда 9,6 градус булырга тиеш). Явым-төшемнең айлык күләме нормадан 20% ка югары булыр дип көтелә. Республика буенча кышның беренче аена карның уртача күләме 35 мм тәшкил итә.

 Россия Гидрометеоролгия үзәгенең фаразларына караганда, январь һәм февраль айларында һава температурасы нормада булачак. Республикада январьдә уртача айлык температура - 13,6 градус, ә февральдә - 12,3. Явым-төшемнәрнең айлык нормасы январь аенда - 33 мм, февральдә - 28 мм. 

"Быелгы кышны артык салкын дип әйтеп булмый. Метеорологлар фаразларпына караганда Россиядә 2017 ел, метеокүзәтүләр тарихында иң җылы ел булачак. Ә ел җылы килсә, димәк, кыш карлы булачак. Без климатның глобаль җылынуын күзәтәбез. Җир шары территориясендә температура күтәрелә", - дип билгеләп үтте КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.


 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100