news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда давыл котыра: йомырка зурлыгында боз яуган, күкне тузан өермәсе каплады

news_top
Татарстанда давыл котыра: йомырка зурлыгында боз яуган, күкне тузан өермәсе каплады
Фото: © телеграм-каналлардан

Татарстанның төрле районнарында төшерелгән видеолар социаль челтәрләрдә таралды. Апас ягында бозлы яңгырның көчле ташкын булып агуы күренә.

Буада көчле җил агачларны аударган, коймаларга, машиналарга зыян килгән.


Яшел Үзәндә йомырка зурлыгында боз яуган. «Машиналарыгызны һәм башыгызны саклагыз», – дип кисәтә «Иптәшләр» телеграм-каналы.

Көчле җил Казанга да килеп җитте, урамнарда тузан өермәләре күтәрелде. Кичке 6-7 сәгатьләрдә бозлы яңгыр көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар