news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда дәүләт социаль стипендиясен кемнәргә түлиләр?

news_top
Татарстанда дәүләт социаль стипендиясен кемнәргә түлиләр?
Фото: «Татар-информ»

Студентлар өчен дәүләт ярдәме чараларының берсе — социаль стипендия. Татарстанда кемнәр аңа дәгъва итә алу турында «Татар-информ» яза.

Дәүләт социаль стипендиясе бюджет нигезендә көндезге бүлектә укучы студентларга, укуда өлгерешенә карамастан, бирелә. Аны түбәндәге категорияләргә кергән студентлар ала ала:

  • ятим балалар һәм ата-анасыз калган затлар;
  • уку чорында ике ата-анасын да яисә бердәнбер ата-анасын югалткан студентлар;
  • балачактан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган затлар, шулай ук инвалид балалар һәм I, II төркем инвалидлары;
  • хәрби хезмәт узу вакытында яисә анда алынган авырулар нәтиҗәсендә инвалид калган студентлар;
  • хәрби хәрәкәтләр ветераннары;
  • кимендә өч ел контракт буенча хезмәт иткән һәм түбәндәге сәбәпләр буенча хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар: контракт срогы тәмамлану, сәламәтлеге начарлану, оештыру чаралары, хәрби часть тарафыннан шартлар бозылу яки гаилә хәлләре;
  • радиация аварияләре нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр, шул исәптән Чернобыль фаҗигасе һәм шуңа охшаш башка вакыйгалар;
  • дәүләт социаль ярдәме алучы укучылар.

Югары күләмдәге социаль стипендия түбәндәгеләргә бирелә:

  • укудагы күрсәткечләре «яхшы» яки «бик яхшы» булган һәм ташламалы категорияләргә кергән беренче һәм икенче курс студентларына;
  • 20 яшькә кадәрге студентларга, әгәр аларның бердәнбер ата-анасы I төркем инвалиды булса.

Социаль стипендияне рәсмиләштерү өчен университетның тиешле бүлегенә (деканатка, профкомга яки социаль эш бүлегенә) мөрәҗәгать итәргә һәм ташлама алу хокукын раслаучы документларны — белешмәләр, таныклыклар, хәрби билет һәм башка кирәкле кәгазьләрне — тапшырырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар